Бала туу – гаилә тормышында иң олы сөенеч. Бу елның 9 ай өчендә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 85 бәбине теркәгәннәр. Нарасыйларның 54-е – малайлар, 31-е - кызлар.
26 бәби гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. 33 гаиләдә икенче сабыйлары туу сөенечен кичергәннәр. 19 бала – гаиләдә өченче, 7 бала дүртенче һәм аннан соңгы булып туган.Иң олы әти – 47 яшьтә, ә иң олы әни 40 та бәби тапкан. Иң яшь әни – 17 дә, иң яшь әти 24 яшьтә.
Сабыйларга Әминә, Ясминә, Камил, Альмир, Дамир, Рамазан исемнәре еш кушылган. Быел балаларга бирелгән сирәк исемнәр – Амелия, Ульяна, Мәликә, Злата, Назар, Клементий, Николь, Богдан, Демьян, Даниэль.