Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə акыл, игелек һəм хөрмəт көне

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

2019 нчы елның 1 нче октябрь көнендə ГХАТ Идарəсе башлыгы Махотина Бэлла Ивановна лаеклы ялда булган хезмəт ветераннарын һəм 30 елдан ары эшлəгəн ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəрен акыл, игелек һəм хөрмəт көне белəн тəбриклəп үтте.

Аларның гаилə институтын ныгытуга һəм гражданлык хəле актлар теркəү Идарəсен үстерүгə керткəн өлешлəре чиксез. Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсенең хезмəт ветераннары үрнəгендə инде ничəнче буын үсеп килə. Бэлла Ивановна рəхмəт сүзлəрен һəм сəламəтлек, рухи байлык, иминлек телəп, истəлекле бүлəклəрне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International