2019 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр көнендә, Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, гадәттәгечә, чәй табыны артында ветераннарны хөрмәтләү чарасы үткәрелде.
Озак еллар ГХАТ органнарында эшләгән Н. М. Лобанова һәм В.Н. Белова-Реутина бүлекнең яшь белгечләре белән хатирәләре белән уртаклаштылар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д. Н.Җәләлова гражданлык хәле актларын теркәү, электрон хезмәт күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләде. ЗАГС ветераннарын бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек теләде һәм бүләкләр тапшырды.