Лениногорск муниципаль районында «Гөлчәчәк туй»

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бергә тормыш итүгә ун ел тулу - яшь гаилә өчен чын мәгънәсендә беренче түгәрәк дата. Бу көнне дуслар, балалар һәм ата-аналар белән бергә билгеләп үтү бик мөһим. 2019 елның 2 октябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Семенова Анастасия тантаналы рәвештә «Гөлчәчәк» юбилярларны – Кузнецов Роман белән Юлияне котлады.

Юбилярларга чын күңелдән нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхетле гаилә тормышы теләде. Матур гадәт буенча Кузнецовлар гаилә тормышы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International