50 ел бергә гомер иткән алтын парларны бу конне «Ильвина» ресторанына җыйдылар. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар, Салым инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Никиташин А.Г. һәм Татарстан Республикасының министрлар Кабинетынын ЗАГС идарәсе җитәкчесе Нигматуллина Г.Р. катнашты.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов үзенең чыгышында алтын парларыбызга соклануын, горурлануын әйтте һәм аларга сәламәтлек, хәерле гомер , бәхетле картлык теләде. Мәҗлес җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды.