Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500 нче пар теркәлде. Ирле – хатынлы Черновлар-Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчеләр. Никахлашу ритуалын алып баручы юбилей парын чын күңелдән котлады, яшьләргә бәхет, нык мәхәббәт теләде, никахлашу турында таныклык тапшырды. Традиция буенча, яшьләр никахлашу турындагы актка кул куйдылар, балдаклар белән алмаштылар һәм, әлбәттә инде, яшь парларның беренче биюе башкарылды.