Көз - туйларга бай чор диеп электән килгән сынамыш. Дөреслеккә килә торган сүзләр бу. Чөнки ни дисәләрдә, сентябрь аенда яңа ел башланган. Сынамышлар буенча – көз аенда табигать белән кешеләр тормышы дә үзгәрә. Чынлап та көз көнне һәрберебез үзгәреш кетәбез. Саннарга килгәндә сентябрь аенда Буа ГХАТ бүлегендә 24 пары никахлашты. Һәрбер никах үзенчәлекле булып узды, мәсәлән шул айның 10 числосында 68 яшьлек Италия гражданы белән 34 яшьлек Рәсәй гражданы үзләренең тормыш юлларын бәйләделәр. 19.09.2019 – «матур дата» шуна күрә ике пар язылышты. Ә 21 сентябрьдә Александр белән Екатерина «Креатив туй» үткәрделәр. Иң «мул туй» - 28 сентябрьгә туры килде. Бу көнне 5 пары узләренең никахларын төркәделәр.