Азнакай муниципаль районы хатын-кызлар командасының волейбол буенча җиңүе

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Спорт кеше тормышында төп рольләрнең берсен уйный. Ул яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да бик популяр, чөнки спорт үзен формада тотарга, матур, төз, үз-үзенә һәм мөмкинлекләренә ышанычлы булырга ярдәм итә. Ул шатлык китерә, сәламәтлекне ныгыта, сабырлыкны үстерә. Нәкъ менә шуңа күрә, Азнакай районында спортны актив үстерүгә зур игътибар бирелә.

Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең республика Спартакиадасы кысаларында хатын - кызлар командалары арасында волейбол буенча Финал ярышлары узды. Эшлекле киңәшмәдә ГХАТ бүлеге белгече Айгөл Ильясова, волейбол командасының лаеклы җиңүе белән котлау сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International