«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсеннән соң үткәрелгән аукционда 20 мең сумга якын бәягә әйберләр сатылган. Аукционда балалар иҗат йорты укытучылары һәм андагы түгәрәкләргә йөрүче укучылар ясаган төрле эшләнмәләр сатуга чыгарылды.
21 октябрь көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2019 елның 9 ай эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
2019 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Светлана һәм Николай Незнаковлар гаиләсендә 3нче бала тууы теркәлде.
Ел саен Яр Чаллыда язгы һәм көзге гомумшәһәр өмәсе үткәрелә. Бу чара үз территорияләрен көнкүреш калдыкларыннан җыештырырга, мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә һәм үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү нигезләрен бирергә теләгән гражданнар һәм оешмаларның тырышлыгын берләштерә.
19 нчы октябрь көнне «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Акция Аксубай районы белем бирү учреждениеләрендә, туган якны өйрәнү музее һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәчетендә узды.
Туй-җитди эш. Күп кенә парлар, тантанага әзерләнгәндә, киләчәктә гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, һәр вак-төякне исәпкә алырга тырышалар. Яшьләр гадәттә туй көнен сайлаудан башлыйлар. Кемдер гороскопларга, сынамышларга ышана. Билгеле булганча, саннар безнең тормышка билгеле бер йогынты ясый һәм 2019 елның 19 октябре дә читтә калмады.
2019 елның 19 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.
«19.10.19» Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 15 пар никахын теркəде.
19 октябрь, шимбә көнне Кайбыч районында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Кайбыч районының 18 мәктәбендә Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәре буенча татар теле диктанты язылды.
Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында «2014-2020 елларга Дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы буенча ел саен Татарстан Республикасында «Татарча диктант» исемле белем бирү акциясе үткәрелә.