Дөньяда һәр ир-ат иртәме-соңмы өйләнә, димәк, аның яраткан яры гына түгел, яраткан әбисе дә бар. Мондый хатын-кыз хөрмәтенә бәйрәм уйлап тапмау гөнаһ булыр иде. Шуңа күрә октябрь аеның һәр дүртенче якшәмбесендә Халыкара әбиләр көне билгеләп үтелә.
Мамадыш шәһәре предриятияләре һәм белем бирү учрежденияләре арасында ел саен «Звездопад» исеме астында иҗат бәйгесе уза. 2019-2020 сезонын Мамадыш районы Башкарма комитеты һәм мәдәният бүлеге коллективлары башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, аларның матур чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.
Традиция буенча ел саен Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре белгечләре авыл җирлекләрендә күчмә консультацияләр үткәрәләр. Бу чарада ГХАТ бүлеге һәрвакыт актив катнаша.
Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.
2019 елның 24 октябрендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә законлы никах турында 444нче акт язуы теркәлде.
2019 елның 24 октябрендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бөгелмә шәһәренең бала тудыру йортында 6 сабыйның әнисенә туу турында таныклык тапшырдылар. Алар арасында Амалия исемле кызның әнисе дә бар. Ул Юлия Александровна һәм Мөнир Альберт улы Миңлегалиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.
2019 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «3нчеГимназия» муниципаль бюджет гомуми белеем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Бу көз Биектау районы Семиозерка авылында яшәүче Калимуллинар Әсхәт Гизат улының һәм Таһира Мәмәсәит кызының өчен бик истәлекле вакыт. Алар ярты гасырлык бергә гомер иткәннәр һәм бер-берсенә мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт исбатлаганнар.
2019 елның 22 октябрендә Яр Чаллы шәһәре 87 нче мәктәбенең 6 һәм 7 нче сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараена экскурсиягә килделәр. Әйдәп баручы белгеч Танчулпан Гайнетдинова ЗАГС эше турында җентекләбрәк сөйләде.
2019 елның 21нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Ата-ана буллу җаваплылыгы» проекты кысасында Агро сәнәгать көллияте укучылары өчен дəрес уткəрелде. «Яшь гаилə» темасына багышланган дəресне 8 нче мəктəпнең «Гаилə нигезлəрен» укытучы Мингазова Гүзəл Миндхатовна үткəрде.