Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2020 елның февраль аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балалар өчен иң популяр исемнәрне атадылар.
2020 елның 2 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында дәрес үткәрелде.
Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 15 сабый теркәлде:9 малай һәм 6 кыз. Шуларның 3 сы гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 5 – өченче, 1– дүртенче бала булып туган.
Түбән Кама мэры Айдар Метшин йөкләмәсе буенча шәһәр җитәкчеләре социаль челтәрдә рәсми аккаунт булдырдылар, шул исәптән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе дә.
2020 елның 2 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсы старт ала.
Туй мәҗлесеннән дә романтик һәм матуррак нәрсә юктыр мөгаен. Шуңа күрә дә әзерлек яшь парлар өчен чын сынау булырга мөмкин. Бу көн якынайган саен оештыру мәсьәләләре һәм беренче мөһим булган уртак карарлар кабул ителә. Туй тантанасын планлаштыру, чыннан да, җиңелләрдән түгел. Шулай да бу чынга ашырыла һәм кайчагында шактый мавыктыргыч та булырга мөмкин.
Нәкъ 60 ел элек 1 март көнне Көрәш-Бүләк авылында яшәүче Илдус һәм Зәрия Җәләевлар тормышларын бергә бәйләгәннәр. Бүген алар өч баласының, дүрт оныгының һәм ике оныкчыгының кадер-хөрмәтендә гомер кичерүче бәхетле парлар.
Февральдә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 7 бала теркәлгән. Бәбиләрнең 5 есе малай, 2 се кыз. Өч бала гаиләдә беренче һәм икенче булып туган. Ике бәби – өченче, тагын ике бәби – дүртенче булып дөньяга килгәннәр.
Масленица – яз җитүне, табигать уянуны символлаштыручы җылы һәм шатлыклы бәйрәм. Ә яз, билгеле булганча, яңа тормыш башлану һәм нәсел дәвамы белән ассоциацияләнә. Нәкъ менә шуңа күрә безнең ата-бабаларыбыз Май чабу атнасында өйләнешкән яшь кешеләрне аеруча хөрмәтләделәр һәм котладылар.
Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме, ул бик борынгыдан килә. Яр Чаллы шәһәренең Тантана сарае бу бәйрәмне киң куңел белән каршы алды. 29 февраль көннәрендә язылышырга килгән парларнын һәммәсен, Май чабу бәйрәме уңаеннан, кайнар тәбикмәк һәм чәй табыны әзерләп көттеләр.