ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2020 ел
шимбә

Менә кыш тәмамланды һәм нәтиҗәләр ясар вакыт! Бала туу – һәр гаилә өчен бәхет! 2020 елның февралендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 40 сабый тууы теркәлде. Аларның 19 малай һәм 21 кыз. 

Рус традициясе буенча масленица бөтен җирдә яңа өйләнешүчеләр бәйрәме булып саналды.  Туйны Май чабу атнасында билгеләү яхшы билге иде. Халыкта «тормыш май кебек» – дигән гыйбарә бар. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Май чабу атнасында 7 пар үзләренең никахларын теркәделәр.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гакил Исхак улы һәм Халидә Зиннатулла кызы Гараевларның, Рәкип Нәҗип улы һәм Мөслимә Ногаман кызы Зариповларның алтын туйларын билгеләп үттеләр.


28
февраль, 2020 ел
җомга

«Татарстан АССРында никахлашкан гаиләләрне хөрмәтләү» проекты кысаларында, 2020 елның 28 февралендә «тимер» юбилярлар – Мөхтәрәмә Абдулла кызы һәм Гыйлемхан Мияссар улы Мияссаровларны хөрмәтләү тантанасы булды. Пар Бөгелмә районының Кодаш авылында уртак тормышларының 65 еллыгын – Тимер туйларын билгеләп үтте.

Русьтә элек-электән туйны кыш көне бәйрәм итү традициясе бар. Бу чорда төзелгән яшьләр союзы иң нык, ышанычлы һәм озын гомерле булыр дип саналган. Туй йолалары Раштуа бәйрәменнән Масленицага кадәр дәвам итә. Бу берничә этаптан торган гаҗәеп уен чарасы булган.

Тукай районы Теләнче Тамак авылында балачак дуслары берьюлы ике алтын туйларын билгеләп үттеләр.  Азатнур Галимҗан улы һәм Зәйнәп Вагыйз кызы Ишмуратовлар, Раиф Зәки улы һәм Рәсимә Җиһангир кызы Әхмәтшиннар 50 ел элек бер көндә туйларын үткәрделәр.

2020 елның 28 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 13 пар язылышты. Яшь парларны теркәү Май чабу җомгасына туры килде.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Тантаналы чара районның ЗАГС бүлеге бинасында үтте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Р. Сафина, район миграция бүлеге җитәкчесе Г.Р. Хәбибуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчече Р.И. Насыйбуллина, «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлеге башкарма сәркатибе Р.Р. Идрисова һәм район яшьләр бүлеге белгече Л.Д. Сираҗева катнашты.

Русьтә элек – электән Май чабу бәйрәме бар. Бу билгеле булганча, гаилә даирәсендә билгеләп үтелүче иң яхшы бәйрәм.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге  һәм «Мамадыш-информ» җирле ММЧ белән берлектә үткәрелгән «Әниләр һәм бәбиләр» фотоконкурсына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә барлыгы 40 ка якын фотосүрәт катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International