2021 елның 12 мартында Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 400-нче сабыйның тууын теркәде.
2021 елның 9 мартында Хамдиев Руслан Рахимзян улы һәм Айзаря Рафис кызы гаиләсендә кыз бала дөньяга килә, балага Аселя исеме кушалар.
12 март көнне ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова «Сонатал»мәктәбендә булачак әниләр өчен чираттагы чыгыш ясады.
12 мартта ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведеваның эшлекле очрашуы булды.
Җирле ГХАТ бүлеге тәкъдимен район башлыгы Анатоий Иванов берсүзсез кабул иткән. Әлеге карар нигезендә 2021 нче елда туган һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән һәр 25 нче балага (25, 50, 75, 100, 125, ...) биш мең сумнан алып ун мең акча яки шул суммага ия сертификат тапшырылачак. Шулай ук 240 нчы балага да өстәмә ярдәм күрсәтү каралган. Әлеге сан Мамадыш шәһәренең быел 240 яшен каршы алуы белән бәйле.
Кыш әйләнешне киметергә һәм хакимиятне язга тапшырырга ашыкмый.
11 нче март көнне, "Нәрсә эшләргә?"- дип ГХАТ Идарәсе коллективы уйланып калды. Кышны озатырга бик уңай чак – Май чабу атнасының экваторы!
2021 елның 10 мартында Нурлат муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә - гаилә тормышы юбилейларын билгеләп үтүче 5 парны котлау тантанасы узды.
2021 ел Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Нурлатта 17 төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер итә, аларның күпчелеген татарлар, рус һәм чуашлар тәшкил итә.
2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 елның 1нче игезәге теркәлде. Икеләтә могҗиза – ике матур малай Гөлфия һәм Илдар Мөхәммәтшиннар гаиләсендә туды.
2021 елның 10 мартында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100-нче бала тууы теркәлде. 2021 елның 8 мартында Сәлимҗанов Фәрит Фәнил улы белән Нелли Александр кызы гаиләсендә уллары туган.
Фәйзрахман Борһан улы 1930 нчы елның 23 нче январендә туган. 1943 нче елда армиягә китә, «Искәндәр» мина ташучы кораблендә 5 ел бүлек командиры булып хезмәт итә. 1956 нчы елның апрелендә аларның корабле СССР Министрлар Советы Председателе Н.А.Булганинны, КПСС ҮК Беренче секретаре С. Хрущевны Англиягә хәтле озатып бара.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре һәр тапкыр яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә бик шат. Чөнки мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңга мохтаҗ.