26 март көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Дмитрий һәм Заррина Крицкихлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Милена һәм Милана дигән исемнәр бирделәр.