Календарьда шимбә, димәк, Никахлашу сараенда булачак яшь парлар туй алды консультациясенә җыелды. Бүген без гадәти формат кысаларыннан чыгарга булдык һәм дәрескә ЮХИДИ хезмәткәре Ландыш Фәрхетдинованы чакырдык. Ландыш Дамировна юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау белән шөгыльләнә, ул яшьләргә тавыш сигналын куллану кагыйдәләре, фамилиясен алыштырганнан соң машина йөртү таныклыгын үз вакытында алыштыру һәм дәүләт теркәү номерларындагы наклейкалар өчен административ җаваплылык турында искә төшерде. Бу тәҗрибә барлык яклар өчен дә файдалы булып чыкты һәм хәзер даими нигездә файдаланылачак.