ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 17 мартында Эзмә авылы мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары укытучылары Хадеева Гөлфия Хашим кызы һәм Зиһаншина Нәфисә Солтанәхмәт кызы җитәкчелегендә Сабаның куп функцияле үзәгенә урнашкан ЗАГС бүлегендә экскурсиядә булдылар.

2021 елның мартында Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Исмәгыйлев Әсхәт Зиатдин улы һәм Лена Нәҗип кызы «бриллиант» туйларын – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Мамадыш районында ГХАТ бүлеге тарафыннан тәкъдим ителеп, район хакимияте белән хупланган  өстәмә ярдәм чаралары тапшырыла башлады. Әлеге ярдәмнең беренчесенә Дүсмәт авылыннан Васильевлар гаиләсе ия булды. Аларга туу турында таныклык белән беррәттән биш мең сумлык сертификат тапшырылды. Әлбәттә, Алексей белән Рузинә өчен бу көтелмәгән зур сөенеч булды. 


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Май чабу бәйрәме чорында туй уздыру, халык сынамышлары буенча, яшь парларга тыныч һәм үзара тату тормыш бүләк итә. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Май чабу атнасында барлыгы 6 пар үзләренең никахларын теркәделәр.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

ГХАТ Идарәсе коллективы хәйриячелекне беркайчан да читләтеп үтми, кулдан килгәнчә ярдәм итә, 15 март көнне «Койрыкларга йорт кирәк " шәхси приютындагы кечкенә туганнарыбызга игътибар һәм тәм-том бүләк итте. 


14
март, 2021 ел
якшәмбе

Әлмәт шәһәрендә узган атнада 39 бала тууы теркәлде. Алар арасында 18 малай һәм 21 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1600 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4210 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре – Марьям, Амелия, Айлин.


13
март, 2021 ел
шимбә

Яз – яңа тормыш башлау өчен иң яхшы, матур, романтик вакыт. Ул туй өчен табигый рәвештә уңай дип санала. Язга планлаштырылган тантана һәрвакыт үзенчәлекле, наз белән аерылып тора. Беренче җылы кояш нурлары, күчмә кошлар, яшь парларга булышкан кебек.

ГХАТ Идарәсендә Май чабу атнасы булачак яшь парларны да читләтеп узмады.


12
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 12 мартында Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда беренче этно-туй узды. 2021 ел -туган телләр һәм халык бердәмлеге елы, шулай ук халык гореф-гадәтләре белән язылышу тантанасын үткәрү мөмкинлеген ишеткәннән соң, яшь парлар Рәзил һәм Ландыш Мухаметзяновлар, татар халкының йолаларын үтәп, тормыштагы мөһим вакыйганы якты колорит һәм этник үзенчәлек белән тулыландырырга булдылар.

2021 елның 12 мартында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов катнашында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының чираттагы утырышы узды. Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова утырышта төрле милләт, этнос, диаспоралар, шул исәптән чит ил гражданнары катнашында Гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре турында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International