Арча муниципаль районында мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә Ибрагимовлар гаиләсен өйләренә барып зөбәрҗәт туйлары белән котлау үтенече белән былалары мөрәҗәгать итте.

Ринат Госман улы һәм Рауза Хәсән кызы Ибраһимовлар нәкъ 55 ел элек 1966 елның 28 мартында Татарстан АССР Арча районы Иске Өҗем авыл советында никахларын теркәгәннәр.

Юбилярлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер алар оныкларынын уңышлары өчен куанып яшиләр.

Район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. һәм район ветераннар советы җитәкчесе Хәмидуллина Р.Ш. юбилярларны котлап , исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Нуриев И.Г. котлау хатын, ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.

... Мәхәббәт, тугрылык. Алтын юбилярлар өчен алар гаилә тормышларында ышанычлы терәк булдылар.Никахка кергән хәзерге яшьләргә үрнәк түгелме бу!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International