Март аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 13 сабый теркәлде

2021 елның 2 апреле, җомга

Март аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 13 сабый теркәлде: 8 – малай һәм 5 кыз. Шуларның 6 сы гаиләдә  беренче бала, 3 – икенче, 4 – өченче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Амирхан, Алан, Дамир, Давид, Ильяс, Тагир, Константин, Асель, Есения, Ләйлә, Тея, Ульяна  дигән матур исемләр бирделәр. Иң яшь  әти- әнигә 23 яшь, иң өлкән анага 38, иң өлкән әтигә 39 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 9 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 16, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә 57 һәм кәләшкә – 59 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International