Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2021 нче елның 30 нчы мартында Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы авыл җирлегендә Николаевлар гаиләсе Александр улы Валерий һәм Кузьма кызы Ирина алтын туйларын, Ивановлар гаиләсе Иван улы Александр һәм Митрофан кызы Валентина зөбәрҗәт алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Мондый тантаналы һәм әһәмиятле вакыйгага кадәр яшәү сирәк кешеләргә генә туры килә, язмыш юкка гына безнең юбилярларны сайламаган. Алар барлык сынауларны да үткәннәр, үз хисләрен барлык сынауларда саклап кала алганнар, балаларын лаеклы кешеләр итеп үстергәннәр. Ярдәм сораучыларга тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашканнар, булышканнар. Һәр гаиләнең үз тарихы, бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Юбилярлар бер-берсе белән ничек танышулары, ничек яшьлек туйларын уздыруларын һәм балалар үстерүләрен искә алдылар. Мондый гаиләләр яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Гаилә тормышы юбилейлары хөрмәтенә аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Ксенья Саттарова, китапханәчесе Ильмира Прохорова, балаларны һәм якыннары юбилярларны котлап, бик күп җылы сүзләрен,теләкләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International