Яңа кеше тәрбияләү – киләчәккә үз өлешеңне кертү. 2021 елның 27 мартында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ямалиевлар – Илнур Илфат улы һәм Венера Альберт кызы гаиләсендә дүртенче бала туу теркәлде. Парның уллары туды, аңа Ислам дигән матур исем кушалар. Ислам исеме мөселман диненә, туган халык традицияләренә тугрылыкны аңлата. Илнур һәм Венера инде өч бала үстерәләр – Адилә, Камилә һәм Әминә.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әнине яңа гаилә әгъзасы туу белән чын күңелдән котладылар. Һәр мизгелнең бәхет һәм шатлык, бер-береңә игътибар, оптимизм һәм мәхәббәт бүләк итүен теләделәр. Сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырдылар.