«Җир сәгате» – Бөтендөнья кыргый табигать тарафыннан ел саен уздырыла торган глобаль халыкара акция.
Акциянең асылы билгеле көнне бер сәгатькә дөньяның төрле илләрендә бер вакытта утны һәм башка электроприборларны сүндерүдә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы да, гадәттәгечә, акциягә кушылды. 2021елның 27 мартында, 20 сәгать 30 минутта никахлашу Сараеның тышкы бинасының уты бер сәгатькә сүндерелде.
«Җир сәгате» табигатькә сак карашны символлаштыра, дөнья игътибарын климат үзгәрү проблемаларына һәм планетабызның ресурсларларын саклап калуга юнәлдерелгән.