Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә туу турында 200нче акт теркәлде

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Март азагы искиткеч вакыйга белән истә калды! 2021 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 200нче сабый тууы теркәлде. "Юбилейлы" яңа туган сабый – кыз бала. Людмила Викторовна һәм Иван Иванович Бельскихлар гаиләсендә икенче кыз туды. Алар кызлары Александраны тәрбиялиләр инде. Икенче кызларын Злата дигән матур исем белән атадылар, ул «алтын» дигәнне аңлата.

Бүлек хезмәткәрләре бәхетле әнине кызлары туу белән котлады, бәхет һәм тәрбия бирүдә зирәклек теләп, туу турында таныклык, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International