Тел төрлелеге мамадышлылар өчен гаилә төзүдә киртә булмаган

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Татарча бер сүз дә белмәгән Елена, керәшен Егете Анатолийга кияүгә чыккач, тырыша-тырыша татар телен өйрәнә башлаган һәм үзенең максатына ирешкән.

Елена – рус кызы. Кияү Анатолийның әти-әнисе Мамадыш районы Югары Әрнәш авылыннан. Яшьләр Мәдәният йортында үткән дискотекада танышалар. Елена унынчы сыйныф укучысы, Анатолий дүрт яшькә зуррак, училище бетереп, Мәскәү шәһәрендә икътисад көллиятенә укырга кергән. Бер елга якын очрашып йөргәннән соң, 1997-нче елның гыйнварында егет сөйгән ярының кулын сорый. 22 февраль көнне гашыйк пар язылыша.

Кайнанагызның туган теле – татар теле, ә сезнеке рус теле. Үзара аңлашу авыр булдымы?

Зоя Александровна, чыннан да, урысча бик начар аңлый иде. Ә мин гөмерем буе урысча гына аралашкан кыз. Килен булып төшкәч, кайнана “безгә бер-беребезне аңлау авыррак булыр инде”, диде. Мамадышка алган белемем буенча тәҗрибә алырга кайткач, шәһәр уртасындагы икмәк кибетендә эшли башладым. Сатучыларның күбесе – татар хатыннары, сатып алучыларның да зур өлеше – татар әбиләре иде. Хезмәттәшләремнең, клиентларымның нәрсә турында сөйләшкәннәрен аңлар өчен, мин татар телен өйрәнә башладым.

Бүгенге көндә, сез татар телендә сөйләшкәндә, татарлардан бер дә калышмыйсыз. Телне шулай югары дәрәҗәдә белер өчен сезгә күпме вакыт кирәк булды? 

Озак өйрәндем дип әйтә алмыйм. Өйдә кайнана белән татарча сөйләшә башладым. Кибеттә дә татарча сорау биргәннәргә татарча җавап бирсәң, йөзләре елмаеп китә, арага җылылык керә, кирәк әйберләрен дә зур теләк белән сорап алалар. Үз йортыбызны салып чыкканчы, кайнана белән ун елдан артык бергә тордык. Аның белән гел татарча сөйләштек, кызыбыз да татарча сөйләшеп үсте.

Хәзерге вакытта сезгә кайсы тел якынрак?

Миңа аермасы юк. Кайсы телдә сорау бирәләр, шул телдә җавап бирәм. Татары да, урысы да якын.

Кайнанагыз Зоя Александровнадан татар халкының милли ризыкларын әзерләргә өйрәндегезме?

Мин хәзер татар ашларын күбрәк яратам. Аларны даими пешереп торам. Чәк-чәк, бәлеш, дучмак, кыстыбый, пәрәмәч.... Аларның барысын да кайнана пешерергә өйрәтте. Ул миңа икенче әнием кебек. Кызым Алинә дә татар ашларын зур теләк белән әзерли.

Елена, ничек уйлыйсыз, сезнең рус кызы булуына карамастан, зур теләк  һәм тырышлык белән татар телен өйрәнүегез гаиләгезне ныгыттымы?

Мәхәббәтнең чиге юк, диләр.  Мин Анатолийны яраттым, аның әнисен, аларның телләрен яраттым, үз иттем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International