«Ныклы гаилә» ФПП Иҗтимагый советы һәм ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 нче елның 29 нчы мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә «Ныклы гаилә» ФПП Иҗтимагый советының һәм ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды.

Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре, яшьләр берләшмәләре һәм профильле социаль коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, шулай ук иҗтимагый советларның алдагы чорга төп эш юнәлешләрен билгеләделәр.

Очрашуга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФПП координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина йомгак ясады, ул гаилә һәм никах институтын ныгыту, хакимият органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары алдында торган өстенлекле бурыч сыйфатында гаилә иминлеген профилактикалау мәсьәләләрен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International