ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары килде.


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

16 октябрьдә Бурликловлар гаиләсе бриллиант туйларын бәйрәм итте. Моннан 60 ел элек Иван Михайлович белән Галина Николаевна байлыкта һәм ярлылыкта, кайгы-шатлыкта, сәламәтлектә һәм авыруларда бергә булырга ант иткәннәр иде. Үзләренең мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын алар озак еллар бергә яшәү аша намус белән үткәрделәр. Бу матур парның озак яшәү сере хезмәт сөючәнлектә ята, чөнки гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр төзү-көндәлек хезмәт бит, - диләр ир белән хатын.

Әтиләр көнен бәйрәм итү-дөньяның күп илләрендә күркәм традиция. Россия өчен бу яшь бәйрәм. 2021 елның 4 октябрь көнне безнең ил Президенты Владимир Путин октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәргә дигән Указга кул куйды. Уйланганча, бәйрәм Россиядә гаилә институтын ныгытуга һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

15 октябрь көнне Чистай никахлашу сараенда В.И. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы студентлары белән очрашу булды. Бу очрашу Әтиләр көненә багышланган иде. Студентлар Чистай шәһәрендә беренчеләрдән булып Муромадагы изге Троица монастыреннан капсулада китерелгән «Гаилә учагы» тирәсенә җыелдылар.


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Елның төп символы «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы булды. Аны Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабыздылар.

Игътибар!

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: Татарстан Республикасы Рәисенең «Казан шәһәрендә БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуын уздыру чорында эш (хезмәт) вакытын оештыру турында» гы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсендә 2024 елның 22 октябреннән 24 октябренә кадәр ял көннәре билгеләнде.


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Октябрьнең өченче якшәмбесендә илебездә матур җылы бәйрәм - Әтиләр көне билгеләп үтелә. Чагыштырмача яшь, әмма бик актуаль бәйрәм. Батырлык, ныклы рух, яклау, куркынычсызлык - болар барысы да безнең әтиләр турында. Һәм нинди йомшак, җылы, хислелек хас аларга нәкъ менә әти булгач.

Бүген Актаныш районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның илленче никахы - Данияр Шәймурзин белән Лиана Галимованың гаиләләрен рәсмиләштерү тантанасы узды. Кияве белән кызының туена махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Галимов та кайткан иде. Яшьләрне мәхәббәт бәйрәме белән котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде.

Ирекле ирләр һәм ирекле кызлар, 17 октябрь көнне 17.30 сәгатьтә Казанда «Гаилә» мәчетенең банкетлар залында инде традициягә әверелгән «Син һәм Мин» танышу кичәсе була, анда Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән ялгыз йөрәкләр бер-берсен таба.


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә Педагогика көллиятенең 2 курс студентлары өчен Гаилә белеме дәресе узды.

Педагог Головинова Наталья Евгеньевна гаиләнең җәмгыятьнең төп институты буларак әһәмияте, гаилә кыйммәтләре, балаларны тәрбияләүдә әти-әнинең роле турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International