ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районына "Россия йөрәге" гаилә уты капсуласы килде. Эстафетаны Чистайда яшь пар Илья һәм Вероника Бурдиннар кабул итте. Бу мәхәббәт һәм бердәмлек символы изге урында — Муромда, изге кенәз Петр һәм княгиня Феврония калдыклары янында кабызылган.


18
октябрь, 2024 ел
җомга

18 октябрьдә, әтиләр көне алдыннан, Чистай никахлашу сараена балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр чакырылды. Төрле сәбәпләр аркасында бу ирләр, үз кайгылары белән ялгыз калып, кулларын төшермәгәннәр, балаларын үстерәләр.

2024 елның 18 октябрь көнендә, Әтиләр көнен бәйрәм итү алдыннан, Арча муниципаль районында Салиховлар гаиләсенең алтын туйлары расланды. Нурмөхәмәт Мингалеевичка, гаилә башлыгы буларак, “Алтын туй” таныклыгы тапшырылды. 

Баланың исемен сайлау, беренче документын алу – һәр ата-ана өчен бу зур вакыйга. Мондый вакыйганың якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм дәүләт вәкилләре белән бүленүе – бу инде зур бәйрәм. Нәкъ менә шундый бәйрәм, Әтиләр көне алдыннан, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенең Тантаналар сараенда узды. Мамадышлы Илназ Хәйриев бу көннәрдә күп балалы ата статусын алды, үзенең өченче улы Әмирнең әтисе булды.

18 октябрьдә Балтач районы ГХАТ бүлегендә, әтиләр көне уңаеннан, бала туу теркәү тантанасы узды. Рөстәм һәм Нурфия Сабировларның күп балалы гаиләсендә дүртенче бала аваз салды. Балага матур һәм мәгнәле Газиз исеме бирелде. Гаиләдә инде бер кыз-Назгөл, ике малай-Салават, Ихсан үсеп киләләр.

Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 20 “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Әтиләр көненә багышланган очрашуның кунаклары – Актаныш беренче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде.

20 октябрьдә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2021 елда рәсми рәвештә Әтиләр көне билгеләнде, ул октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

2021 елның 4 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Әтиләр көне октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк дигән Указга кул куйды. Быел бу бәйрәм 20 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.

Әти-ул гаилә нигезе, ә балалар өчен көч, намус, максатчанлык үрнәге. Әтиләрнең акыллы остазлар, үрнәк һәм балаларына иң яхшы дуслар, гаиләнең ышанычлы таянычы һәм яклаучысы булуы мөһим.


17
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Әтиләр көне-ул үзенчәлекле һәм мөһим бәйрәм. Бу бәйрәм бала тормышында ата-ананың әһәмиятен арттыра, гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыта. 17 октябрь көнне Балтач урта мәктәбендә әтиләр көне уңаеннан эчтәлекле һәм җылы чара оештырылды. Балтач районы ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече бәйрәмгә чакырылган ир – атларны котлап, аларның һөнәрләре төрле, әмма максаты бер-чын әти булу- дип ассызыклап үтте.

17 октябрьдә Чистайның Никахлашу сараенда 5 яшь чистайлыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар.

ЗАГСның төп залына балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарыннан башланды. Аннары ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева котлау сүзләре белән тантаналы чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International