ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2024 ел
шимбә

2024 елның 23 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен туй инструктажы узды. 

Әңгәмә барышында ГХАТ Идарәсе белгечләре никахлашу сарае бинасында һәм территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм яшь парларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Ел саен бу искиткеч бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу юлы аның кунаклары КНИТУның (КХТИ) социаль эш факультеты студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары булды. Өч искиткеч гаилә һәм өч әни бәйрәм геройлары иде.


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Әниләр көне алдыннан 2024 елның 22 ноябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда йөкле хатыннар фестивале узды. Чарага йөклелекнең төрле срокларындагы хатын-кызлар үз гаиләләре белән чакырылган иде.

Кадерле әниләребез, дәү әниләребез!

Әниләр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Әни ул – иң изге, иң кадерле кеше; яшәү, наз һәм җылылык чыганагы, гаилә терәге. Бары тик әни генә, бернәрсәгә дә карамыйча, үз баласын бөтен йөрәге белән ярата, барлык кыенлыклардан саклый, шәхес итеп тәрбияли.


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Әниләр көне алдыннан, 2024 елның 21 ноябрендә Арча районында өйләренә барып «алтын» юбилярларны, Леонтий Александрович һәм Зоя Ивановна Евдокимовлар гаиләсен тантаналы рәвештә котладылар. Бу бик тату һәм бердәм гаилә. Гаиләне саклау өчен бер-береңне хөрмәт итү, ярату, аңлау, авыр мизгелләрне бергә җиңү мөһим, дигән бердәм фикердә алар.

2024 елның 21 ноябрендә, Әниләр көне алдыннан, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күп балалы гаиләне бишенче балалары тууы белән котладылар!


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Иң җылы һәм назлы бәйрәм – Әниләр көне алдыннан ГХАТ бүлегендә гаиләләрдә өченче, дүртенче һәм алтынчы бала булып туган җиде сабыйны теркәү тантанасы узды. Чыннан да, яңа кешенең тууы - ата-аналар, гаилә өчен иң мөһим вакыйга һәм зур бәхет. Гаилә елын уздыру кысаларында чакырылучыларга гаилә кыйммәтләрен саклауның мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы нигезе бит.

2024 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 500 нче бала тууы теркәлде. Тууны теркәү «бала туу»суперсервисы кысаларында башкарылган.


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 18 ноябрендә Чүпрәле районының ГХАТ залында «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагын Буа муниципаль районына тапшыру тантанасы булды.


16
ноябрь, 2024 ел
шимбә

2024 елның 16 ноябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «Алтын» юбилярларны – Савельевлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Аларның гаилә тормышы ерак 1974 елның язында башлана, 1974 елның 15 ноябрендә яшьләр күңелле туй үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International