Алдынгылар Хәрәкәтенең активистлары Апас районы ЗАГС бүлегендә кунакта

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Апас муниципаль районына "Россия йөрәге" гаилә уты белән капсула килде. Бу ут мәхәббәт һәм бердәмлек символын гәүдәләндерә. Гаилә елы кысаларында уздырыла торган бу акция, гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеген ассызыклый. ЗАГС бүлеге начальнигы Р.И.Насыйбуллина кунакларны шатланып каршы алды. Ул барлык катнашучыларны ЗАГС органнары тарихы белән таныштырды, бүлекнең эше, архивны алып бару белән таныштырды. Хәрәкәттә катнашучылар ЗАГСта булган атмосфера белән тәэсирләнделәр. Алар никахларның ничек рәсмиләштерелүе, язмаларның теркәлүе турында белделәр. Соңыннын бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International