Әгәр ике кешегә бергә булырга насыйп булса, язмыш аларның юлларын һичшиксез берләштерәчәк. Ирле-хатынлы Соколовлар Сергей Петрович һәм Лариса Валентиновна белән дә шулай булды, алар 2024 елның 26 ноябрендә гаилә тормышының 30 еллык юбилеен – Энҗе туен билгеләп үттеләр.
Сергей белән Ларисаның 30 ел элек дуслары арасында булган беренче очрашуы чын әкиятнең башы булып чыкты. Шул вакыттан ир белән хатын бер-берсен табып кына калмыйча, терәк, союздаш, иң яхшы дуслар булдылар. Аларның мөнәсәбәтләре-ике кешенең берләшүе генә түгел, ул хөрмәт, ышаныч һәм бер-берсен ишетә белүгә корылган ныгытма.
Ир белән хатын җылы гаилә учагы булдырганнар, анда Анастасия һәм Маргарита исемле ике гүзәл кыз үстергәннәр.
Энҗе туй тантанасында ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларны котладылар, аларга Мактау акты, истәлек китабы һәм алтын юбилейга чакыру тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар китабына кертелде.