Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә кору юбилярларын котладылар

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе белгечләренең «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә туй юбилярларын хөрмәтләүе күркәм традициягә әверелде.

2024 елның 26 ноябрендә тантаналы чара узды, аның кысаларында ГХАТ Идарәсе белгечләре ирле-хатынлы Ильиннарны, Масловларны, Ворониннарны, Зинатовларны, Альмановларны, Поварницыннарны, Конновларны һәм Мирзаҗановларны туйлары белән котладылар. Традиция буенча ир белән хатынның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар китабына кертелде.

Хөрмәтле юбилярлар, сезне тормышыгыздагы истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм сезгә рух күтәренкелеге, чиксез энергия һәм оптимизм телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International