Җылы рухи атмосфера, затлы локация, матур бизәлеш, тәмле өстәлләр, бай программа, юмарт бүләкләр бәйрәмне онытылмаслык итте! ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева бәйрәмдә аерым кунак булды, ул никахлашу һәм аерылышу статистикасы белән уртаклашты, туучылар һәм үлүчеләр саны турында сөйләде, шулай ук кияүгә чыкмаган кызларга үгет-нәсихәт бирде.
Традиция буенча, кичә Коръән укудан башланды. Аннары Илһамия ханым вагазга хатын-кызның статусы һәм роле турында сөйләде, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.
Эльмира Кыямова үзенең гаҗәеп серле чыгышы белән таң калдырды. Ул илһам белән хыял арасындагы аерманы аңлатты, ә аннары барысына да серле хатлар таратты.
Аннары атмосфераны бачата буенча дәртләндергеч мастер-класс белән якты йолдызчык - Шаязданова Лиана хәрәкәтләндерергә мәҗбүр итте.
Әниләр өчен «Нейробаланс» дип исемләнгән интеллектуаль тренинг уздырган Әлфия Шамилевна гармония һәм эчке тынычлык табарга ярдәм итте.
Бу чыгышлар арасында иганәчеләрдән бүләкләр уйнатылды.
Бер әни дә бүләксез китмәде. Һәм һичшиксез, барлык кунаклар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде һәм барысы да гадәти булмаган яңа кабымлыклардан авыз иттеләр һәм хуш исле чәй эчтеләр.
Ахырда барысы бергә дога кылдылар һәм истәлеккә кадрлар ясау өчен уңай энергия заряды белән фотозонага йөгерделәр.
Шулай ук барлык килүчеләр дә «Әйшә» хатын-кызлар клубыннан журналлар алып киттеләр.