Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә-лекция

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2024 елның 27 ноябрендә шәһәрнең 34 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Тантаналар сараенда кунакта булдылар. ЗАГСка Экскурсия-гражданлык хәле актларын теркәү органнары эше белән танышу һәм тормышның юридик аспектлары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.

Идарәнең баш белгече Эльвира Фазлыева Тантаналар сарае бинасы буйлап экскурсия үткәрде, гражданлык хәле актларының нәрсә икәнлеген аңлатты, шәһәрнең ЗАГС идарәсе эшчәнлеге турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International