ГХАТ бүлеге белгечләре укучыларны документация алып баруын, хезмәткәрләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм «ГХАТ» аббревиатурасының нәрсә аңлатуы, актларның нинди төрләрен теркәүләре турында сөйләделәр. Егетләр һәм кызлар кияү белән кәләш бүлмәләрендә булдылар. Дәрес барышында укучылар кияү, кәләш, ата-ана һәм кунак ролен сынап карадылар.
Укучылар шулай ук ГХАТ бүлегенең башка мөһим функцияләре турында да белделәр, мәсәлән, тууны, никахны, аерылышуны, үлемне һәм исем алыштыруны теркәү. Алар архив эшенең ничек алып барылуын һәм мөһим документларның ничек саклануын күрделәр.
ГХАТ бүлегендә булу укучыларга гаилә мөнәсәбәтләре, кыйммәтләр, гаилә институты турында белемнәрен киңәйтергә һәм никахны рәсми рәвештә теркәүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.