Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе узды

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

26 ноябрь көнне Никахлашу сараенда 14 нче лицейның 5 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.

Дәрес барышында балалар ГХАТ органнарының вәкаләтләре, барысы да уйлаганча, никахлашу тантанасы гына түгел икәнен белделәр. ГХАТ Идарәсендә кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгалар теркәлә һәм гражданлык хәлен раслаучы документлар бирелә.

Балалар ГХАТ Идарәсе белгечләре әзерләгән барлык биремнәрдә дә актив катнаштылар һәм, оялмыйча, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International