«Камалия» мәдәният үзәгендә Әниләр көне

2024 елның 24 ноябре, якшәмбе

24 ноябрьдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева Әниләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара "Камалия" үзәге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды, анда әниләр һәм балалар иҗади һәм интеллектуаль биремнәр башкарып, мавыктыргыч уенда катнаштылар: әдәби табышмакларга җаваплар таптылар, җырлар җырладылар, әниләргә бүләкләр ясадылар, бер-берсе турында күбрәк белделәр. Бу вакытны бергә үткәрү, ниндидер яңа нәрсә белү өчен менә дигән сәбәп булды.

Чара кысаларында рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны, «нәфис сүз» номинациясендә катнашучыларны бүләкләделәр. Әлбәттә инде, барлык иҗади эшләр җирдә иң кадерле кешеләргә - әниләргә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International