2022 елның 4 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды. Тантаналы чара алдыннан, балалар һәм чакырылган кунаклар өчен, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова Тантаналар сарае буйлап экскурсия үткәрде, идарәнең эшчәнлеге, эш үзенчәлекләре турында сөйләде.
2022 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел башыннан башлап, 50нче юбилейлы пар теркәлде. Бу көнне барлыгы 4 пар никахларын теркәде.
8 баһадир һәм 2 патшабикә. Туган сабыйларның икесе – гаиләдә беренче балалар, алтысы – икенче, берәр бала – өченче һәм дүртенче булып дөньяга аваз салганнар.
2022 елның 3 март аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, дүртенче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Тәтеш районының Үтәмеш авылында Хәниф Тәүфикъ улы һәм Таһир Салих кызы Таһировлар гаилә тормышының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр.
Февраль аенда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан 59 бала - 35 малай һәм 24 кыз туу теркәлде. Беренче балалар 23 гаиләдә туган, 19 гаиләдә икенче бала дөньяга килгән, күп балалы гаилә статусын беренче тапкыр 11 гаилә алган. Иң зур гәүдә авырлыгы белән туган сабыйның авырлыгы - 4218г, иң кечкенәсенеке - 604г.
Мөслим ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Язилә Шәрипҗан кызы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының «Бүгенге көндә татар халкының гаилә-көнкүреш традицияләре һәм фольклоры» дигән темага үткәрелгән зона утырышында катнашты.
Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп балалы гаиләне уллары Степан тууы белән котладылар.
2022 елның 2 март аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 300 бала туу турында акт теркәлде. 28 февраль көнне Шәфигуллин Илнур Равил улы һәм Эльвира Илдар кызы гаиләсендә малай бала туган. Аслан исемле малайның ике сеңлесе – Мәрьям һәм Ясминә бар. Ясминә шул ук көнне-28 февральдә туа.
Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 2022 елның ике ае нәтиҗәләре буенча – 6 никах теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның шул ук чорында никах теркәү турында 8 акт теркәлгән.