Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 2022 нче елда егерме икенче булып туган бала теркәлде. Яңа туган сабыйга әти-әниләр Ансель исемен бирделәр. Бала 12 мартта 3500 граммлы һәм 54 сантиметрлы булып дөньяга килде. Ансель тугач, әнисе Алсу «күп балалы ана»статусына ия булды. Гаилә уллары Адель һәм Әмир тәрбияли инде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләрне уллары туу белән котладылар, туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миннихановның котлау адреслары тапшырдылар.