14 нче март көнне «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дигән электив курс буенча 5 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды. ГХАТ идарәсенең хокук бүлеге җитәкчесе Елена Исаева укучыларны ГХАТ органнары эшчәнлеге белән таныштырды. Дәрес барышында Елена Сергеевна балалар белән гражданлык хәле актларының җиде төрен сөйләде. Укучылар бу елның декабрь аенда ГХАТ органнарына 105 ел тула икәнен бик гаҗәпләнеп белделәр.
Исегезгә төшерәбез, бу ГХАТ Идарәсе һәм мәгариф идарәсенең Һәр дүшәмбе көнне Никахлашу сараенда уза торган уртак проекты. Ул 2013 елдан башлап уңышлы тормышка ашырыла торган гаилә һәм никах институтын ныгытуга юнәлдерелгән.