Язгы туй сезоны Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2022 елның 15 мартында ачылды. Мартның беренче пары - Рамазан һәм Екатерина Камалетдиновлар яшь гаиләсе. Халыкның бер сынамышы буенча, бәйрәм алдыннан кинәт кенә салкынайтса, яшь парга озакламый тулыландыру вәгъдә итә. 2022 елның салкын март ае безгә илебезнең яңа гражданнары тууга өмет бирә.