Яңа гына ишекләрен ачкан яшьләр үзәгенең беренче чарасы язның беренче бәйрәменә багышланды. Чарага шәһәрнең актив хатын-кызлары гына түгел, ә декрет ялында утырган яшь аналар да чакырылган иде. Алар өчен бу очрашу аеруча кыйммәтле иде, көндәлек ыгы-зыгы арасыннан кеше арасына чыгып керү, югары дәрәҗәдә оештырылган төрле мастер-классларда катнашу үзе бер ял, әлбәттә! Тегү түгәрәге, аш-су зонасы, рәсем ясау почмагы, кыз балаларга тиз генә һәм оста итеп чәч үрү серләре – оештыручылар кунакларга күп кырлы иҗат чыганагы булдырган. Аш-су бүлегендә творогтан сырок ясау серләрен ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова да үзләштерде, очрашудан соң остаханә җитәкчесенә “Татар милли ашлары” исемле аш-су китабын тапшырды, җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде, мондый очрашуларның аеруча яшь кәләшләр, яшь әниләр өчен кирәк булуын ассызыклады.
Бәйрәм чарасы ир-атлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән тәмамланды.