Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, яшьләрнең теләкләре буенча, никахларын туган телдә терки.
Яшел Үзән районы парлары үзләрен туган телләрендә никахлашырга телиләр. Шундый парларның берсе-Шәрәфетдиновлар Ранис Рәсим улы һәм Гүзәл Рөстәм кызы гаиләсе.
Шәрәфетдиновлар гаиләсен - тормышларындагы иң мөһим һәм искиткеч вакыйга — туй көне белән котлыйбыз! Сез-иң матур пар дөньяда, сез бер-берегез өчен туган! Чын күңелдән Сезгә чиксез мәхәббәт, чиксез гаилә бәхете һәм бер-берегезгә хөрмәт телибез.