2022 елның 16 март аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, алтынче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Навшерванов Рустем Роберт улы һәм Диляра Юнусовна кызы гаиләсендә булды. 14 март аенда аларның кыз һәм малай туды. Яңа туган сабыйларга Эсмира һәм РанельаягРаяна исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!