Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Әхкиямовлар гаиләсенең алтын юбилее узды

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2022 нче елның 17 нче мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Әхкиямовлар гаиләсенең 50-еллык юбилей тантанасы булып узды. «Алтын» туй – барлык гаилә парларында соклану хисе уята торган вакыйга. 50 ел бергә гомер итү-гомер ярымы белән чагыштырырлык вакыт. Пар үз мәхәббәтен, тугрылыгын һәм бер-береңә хөрмәтен исбатлады.

Мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән әйләнгән бәхетле гаиләдә ике искиткеч бала үсә. Улы Илдар һәм кызы Гөлнара бүгенге көндә дә алар өчен горурлык һәм терәк булып торалар. Ирле – хатынлы Әхкиямовлар – хезмәт сөючәнлекнең ачык мисалы, аларның эше бик күп рәхмәтләр белән билгеләп үтелде, ә гаиләнең гомуми хезмәт стажы – 80 елдан артык.

ГХАТ идарәсе белгечләре Фәрит Даутович һәм Рәмзия Хаматовнага Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырдылар. Шулай ук юбилярларның исемнәре мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International