15 нче март көнне, «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә 7 нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен «гаилә архивыннан» дип исемләнгән тематик дәрес узды. Тантаналар бүлеге җитәкчесе Ксения Павлова укучыларга кеше язмышын саклау, архив, гражданлык хәле актларын теркәү, документларны саклау шартлары турында сөйләде.
Шулай ук балаларга 20 нче гасырның беренче яртысыннан алып безнең көннәргә кадәр төрле вакытлы чордагы архив документларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бирелде. Ә чараның уен формасы гадәти дәресне мавыктыргыч процесска әйләндерергә ярдәм итте.