2022 елның 9 апрелендә ГХАТ идарәсе коллективы «Китаплар – Донбасска» дигән акциясендә катнашты. Әкиятләр, комикслар, фантастика, классик әсәрләр һәм хәтта дәреслекләр – һәркемнең уртаклашырлык китабы табылды.
2022 елның 8 апрель көнендә Саба районында "Без тарихта эзлебез" республика конкурсының зона этабы узды. Бәйгедә Балтач данын Бөрбаш авылы имамы, Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләсе яклады. Ул жюри хөкеменә 33 буынны гәүдәләндергән үзенең гаилә шәҗәрәсен тәкъдим итте. Фазлыевлар сәхнәдә район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә чыгыш ясап 2 урынга лаек булдылар.
Цифрлаштыру буенча район башлыгы Энгель Нәвапович Фәттахов тарафыннан оештырылган һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион Университет белгечләре ярдәмендә гамәлгә ашырылган укуларда катнашкан Башкарма комитетның бүлек җитәкчеләренә һәм район мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә 07 апрель көнендә "Дәүләт һәм муниципаль идарәдә цифрлы трансформация" программасы буенча квалификация арттыру турында таныклык тапшырылды.
Дөньяга бала аваз салу белән гаиләгә һәм өйгә үзенә күрә бер җылылык, мәхәббәт, шатлык өстәлә. Ә инде гаиләдә балалар күбрәк булган саен, аның шатлыгы да күбрәк була.
✅ Туу турында таныклыкны ничек алырга?
✅ Бала туу уңаеннан кулланма түләү ничек бара?
✅Бала тудыру йортында тууны теркәү өчен нинди документлар кирәк?
Яз - табигатьнең җанлану, ягымлы кояш җылыту, ботакларда шатлык өстәүче кошлар сайрау, тирә-юнь яшеллеккә күмелү һәм чәчәк ату чоры гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Традиция буенча, 8 апрель көнне, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тирә-юньне кардан һәм кышкы чүп-чардан чистартуга чыктылар.
Агымдагы елның беренче өч аенда Бөгелмә районында 192 сабый туды. Малайлар кызлар белән чагыштырганда 9га күбрәк туган. Беренче бала– 74 гаиләдә, икенче бала – 67 гаиләдә туган, 39 гаилә күп балалы гаилә статусына ия булган, ә 12 гаиләдә бишенче һәм алтынчы бала туган.
Яз, ниһаять, үз хокукларына керде, җылы һәм кояш нурларын бүләк итте. Һәм шунда ук тирә-юньдә чисталык балкысын һәм күзләрне яңа якты төсләр белән сөендерсен иде.
Әлеге түгәрәк өстәл артында сөйләшу барышында абортларны булдырмый калу, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм иту, балалар тууын арттыру, аерылышуларны булдырмый калу буенча мөхим вакыйгалар уртага салып сөйләшенде.
Без сезнең белән 1 квартал нәтиҗәләре белән уртаклашырга шат. Арча шәһәрендә 63 кешегә арткан. Аларның 28е малайлар, 35е кызлар.