ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 172 кыз һәм 164 малай тууы теркәлде. Узган атнада, 28 марттан 3 апрельгә кадәр, Казан ГХАТ бүлекләрендә 336 бала: 164 малай һәм 172 кыз тууы теркәлгән. Бала туганда минималь авырлык 650 грамм, ә иң азы – 5280 грамм, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ Идарәсе.

6 апрель көнне Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Чистай шәһәре территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык кысаларында үткәрелгән өмәдә катнаштылар.


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Атна саен «Казан» гаилә Үзәгендә яшь парларның Казан шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре белән очрашуы уза. 2022 елның 5 апрелендә «Яшь гаилә мәктәбе» нең чираттагы эше узды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре март аена нәтиҗәләр ясады. Язның берече ае районыбызга 9 сабый бүләк иткән. Туган балаларның – алтысы кыз бала, өчесе малайлар.

Апрель башы үзенчәлекле вакыйга белән истә калды! Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2022 елның 5 апрелендә 200нче сабый тууы теркәлде. Әти-әнисе «Юбилейлы» яңа туган кызга Микаэлла-Бриана исемен бирделәр.

2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 140 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән -14 туу, никах теркәү турында – 8, аерылышу турында – 8, уллыкка алу турында – 1, ата булу турында – 2, үлү турында – 107.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

4 апрель көнне Тәтеш районы Келәш авыл җирлеге башлыгы Галимов Фәнил, Кәшаф Зиннәтулла улы һәм Анүзә Әхәт кызы Сафиуллиннар гаиләсен юбилейлары белән котлады.

50 ел бергә гомер итүче һәм «алтын» туйларын билгеләп үткән бу гаилә турында иң яхшысы гына сөйләргә була. Бик тату, бер-берсен хөрмәт итүче, бик тырыш гаилә.

Апаста “Плюс бер” абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл артында эчкерсез сөйләшү узды.

Чистай муниципаль районында агымдагы елның 1 кварталында 120 бала, шул исәптән бер пар игезәкләр туу теркәлгән. 66 малай һәм 54 кыз бала дөньяга килгән.

Шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз: «Бала туган – Агач утырт!» проекты» үзенең дәвамын алды. Бу «Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» муниципаль берәмлегенең «СИБУР Холдинг» ҖАҖДӘН «Яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында оештырылган грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International