Нурлат районы ГХАТ бүлегендә йөзенче бала теркәлде

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

2022 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында йөзенче бала туу теркәлде. Искәндәр һәм Лилия Әхмәровлар гаиләсендә көтеп алынган уллары Әскәр туды.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре әтине икенче бала туу белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау хаты, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International