Ел саен 21 нче апрель көнне – Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Мамадыш районы Башкарма комитеты утырышлар залында район Башлыгы Анатолий Иванов тантаналы җыелыш үткәрде. Җирле үзидарә - җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны, дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимияте, дип ассызыклады ул.
Актив иҗтимагый хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектә казанышларга ирешүе өчен күп кенә хезмәткәрләр бүләкләнде. Шулар арасында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Гүзәл Ибраһимова һәм Ландыш Хәкимова да бар иде.
Гүзәл Ибраһимова юстиция Минситрлыгы рәхмәт хаты, Ландыш Хәкимова район башлыгы Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.