2022 елның 21 апрель аенда «Нефтьче» мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Үзидарә эшчәннәрен Һөнәри бәйрәмнәре белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов котлады.
«Бүген безнең һөнәри бәйрәмебез. Безнең хезмәт игелекле, ул кирәк һәм мөһим. Без үз бурычларыбызны үти алабыз дип саныйм», - дип чыгыш ясады район башлыгы.
Бәйрәм уңаеннан район башлыгы алдынгы муниципаль хезмәткәрләрне җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләде. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренә техник хезмәт күрсәтү буенча әйдәп баручы белгеч Комарова Ольга Виктор кызы район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ГХАТ идарәсе белгечләре исеменнән Ольга Виктор кызын котлыйбыз, ана ныклы сәламәтлек, бәхет һәм эшләрендә зур уңышлар телибез!