Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә органнары системасы югары квалификацияле белгечләргә бай. Алар район халкына белеме, хезмәт сөючәнлеге, игътибарлы мөнәсәбәте белән генә аерылмыйлар. Хезмәткәрләр арасында спорт һәм иҗат кешеләре бик күп. Җирле үзидарә көнендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә район муниципаль хезмәткәрләре концерт үткәрделәр, анда ГХАТ бүлеге белгече Ләйлә Шәйхетдинова катнашты.